Синоптиклар Сарман халкын бураннар һәм көчле бозлавык турында кисәтә
Республиканың кайбер районнарында һава торышының начарлануы көтелә.
8-9 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Шулай ук дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев