Ә сез боларны белә идегезме?
Мизгел – секундның 100 дән бер өлешен тәшкил итә торган вакыт берәмлеге.
111 111 111не 111 111 111гә тапкырласаң, 12345678987654321 саны килеп чыга.
Ел дәвамында кешенең кабыргалары 5 миллион хәрәкәт ясый.
Туганда, кешенең 300 сөяге була, яши-яши, алар 206га кала.
Кеше үз гомерендә алты фил авырлыгындагы азык ашый.
Җир шарындагы кырмыскаларның гомуми авырлыгы якынча барлык халыкның авырлыгына тигез.
Китның йөрәге минутка 9 мәртәбә генә тибә.
Кандала ел буе ач тора ала.
Җир шары кирегә таба әйләнсә, ел ике көнгә кыскарак булыр иде.
Дөньяда һәр секнуд саен өч бала туа.
фото:https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев