Сарманнан Эльвира Андриянова иң оста машина йөртүче хатын-кыз булып танылды
Бүген Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2026» бәйгесе үткәрелде.
Ул Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, ДОСААФның район бүлеге көчләре белән оештырылды. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар — «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү».
Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Сарманнан Эльвира Андриянова танылды. Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә булды. Катнашучыларны Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе өлкән инспекторы Радик Шәмсиев, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина тәбрикләделәр, аларга грамоталар, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев