САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман урта мәктәбе командасы агитбригадалар бәйгесендә җиңде

Бүген Сарман гимназиясенең актлар залында балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләре профилактикасы буенча башлангыч сыйныф укучылары — «Яшь хәрәкәт инспекторлары» төркемнәре арасында «Кызыл, сары, яшел!» дип исемләнгән район агитбригадалар бәйгесе үтте.

Чараның тематикасы «Зурлар, сез безгә үрнәк!» булды. Командалар, җирәбә буенча бүленүгә таянып, әзерләгән номерларын күрсәттеләр.
Бәйгедә җиңүче булып Сарман урта мәктәбе командасы танылды. Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбе командасы — икенче, Сарман гимназиясе командасы өченче булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр, калган катнашучылар да диплом һәм бүләксез калмадылар.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев