САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сарман пляжлы булачак

Районда, бигрәк тә Сарманда махсус су коену урыны булмау күңелне күптән тырнап тора иде инде. Нишлисең, пляж юк дип торып булмый, плотинага барып су коенган, һичьюгы, кичке прогулкага чыккач, аякны чылаткалап кайткан чаклар булгалады. Ә малай-шалай - аеруча түземсез халык. Элекке елларда кырыкка җитәрдәй булып кыздырган чакларда алар плотина янындагы...

Районда, бигрәк тә Сарманда махсус су коену урыны булмау күңелне күптән тырнап тора иде инде. Нишлисең, пляж юк дип торып булмый, плотинага барып су коенган, һичьюгы, кичке прогулкага чыккач, аякны чылаткалап кайткан чаклар булгалады. Ә малай-шалай - аеруча түземсез халык. Элекке елларда кырыкка җитәрдәй булып кыздырган чакларда алар плотина янындагы сулыктан көннәр буе чыкмыйча коендылар. Санкцияләнмәгән урында су коенырга ярамый-яравын, әмма бит җәйге эссе көндә ничек түзеп ятмак кирәк - суга чумасы килә!

Һәм менә көннәрдән-беркөнне - гаҗәеп яңалык. Яңалыкның да ниндие әле - Сарманда пляж ясаганнар!

- Плотина буе танымаслык булып үзгәргән, бик матур пляж төзеп куйганнар - дип кайтып сөйләде бер танышыбыз.

Мондый үзгәрешне үз күзең белән барып күрмәскә мөмкин түгел. Чыннан да, Минзәлә елгасы буе, инде эш сәгате чыккан булуга карамастан, кайнап тора, дисәң дә була. Ком кайтарып җәелгән, җәяүлеләр өчен әкиятләрдә сурәтләнгәнчә челтәрле күперләр пәйда булган, сукмаклар, машиналар өчен стоянка ясалган, бәдрәф төзелгән, корылмалар, беседкалар, балалар мәйданчыгы ясалып ята. Эш инде төгәлләнүгә таба бара икән. Әһә, менә берәү балыктан кайтып килә.

- Балыкка еш йөрим. Пляж төзелеше тәмамлангач, бирегә килүе, балык тотуы тагы да күңеллерәк булачак, - ди яңа танышым Антон.

- Минзәлә елгасы ярындагы пляж "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексының үсеш программасы" кысаларында сафка бастырыла. Бүгенге көндә Минзәлә елгасы чистартылды, ярлары төзекләндерелде. Биредә шулай ук агачлар, пирамидаль тирәкләр утыртылачак, - диде бу уңайдан район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илсур Сәлимгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев