САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Сарман» газетасы хезмәткәрләре «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесендә җиңү яуладылар

«Сарман» газетасы хезмәткәрләре район ЮХИДИ бүлекчәсе белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар.

«Ышаныч һәм иминлек» бәйгесе шуларның берсенә керә.
27 декабрьдә аның район дәрәҗәсендәге җиңүчеләрен һәм призерларын ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамис Сафин белән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова бүләкләделәр.

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге «Юллар көндәлеге» номинациясе буенча бүләкләнде. «Имин юллар — балаларга» номинациясендә җиңүче булып «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе — «Сарман» газетасының баш мөхәррире Альбина Сабирова табылды. Аның урынбасары Зөлфия Шәрипова «Юллар сагында» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары Илназ Сираев «Юл хәрәкәте кагыйдәләре — тормыш кагыйдәләре» номинациясендә җиңде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы белән тыгыз хезмәттәшлек өчен Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең башка хезмәткәрләре дә бүләкләнделәр.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев