Районда чираттагы ЮХИДИ рейдлары үтте
Иминлек

Районда чираттагы ЮХИДИ рейдлары үтте

Сарман районы юлларында быел 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 78 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Юл һәлакәтләрен кисәтү буенча иң үтемле чараларның берсе - юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздыру. Мондый чаралар атна саен үткәрелеп тора. 9-11 декабрь көннәрендә үткән рейдларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: барлыгы...

Сарман районы юлларында быел 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 78 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Юл һәлакәтләрен кисәтү буенча иң үтемле чараларның берсе - юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздыру. Мондый чаралар атна саен үткәрелеп тора. 9-11 декабрь көннәрендә үткән рейдларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: барлыгы кагыйдә бозган өчен 34 административ беркетмә төзелде. 3 транспорт чарасы штрафстоянкага куелды. 11 декабрьдә төнлә һәм 12 декабрьдә иртән 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Иң күп кагыйдә бозучылар - иминиятләү полисыннан башка һәм укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр. Шулай ук кагыйдә бозучылар арасында автотранспорт йөрту таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итүче дә бар иде.


Нет комментариев