Узган ялларда, ягъни 22, 23, 24 ноябрь көннәрендә, районда тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында юл иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы профилактик чаралар уздыру дәвам итте.
Барлыгы 25 кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Шулардан: 2 - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче,8 - ОСАГО иминият полисыннан башка йөрүче, 3 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 1 – штрафын вакытында түләмәүче hәм башкаларга административ беркетмәләр төзелде.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Нет комментариев