Район башлыгы ветераннарга медаль тапшырды
3 март көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.
Тантана район мәдәният йортында үткәрелде.
- Сез сугыш кырларында һәм тылда батырлык үрнәкләре күрсәттегез, фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сез бүген дә – сафта, яшьләргә матур үрнәк күрсәтәсез, аларны батырлык, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез, - диде район башлыгы, ветераннарны быелгы истәлекле даталар – якынлашып килүче Бөек Җиңү һәм ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрикләп, һәм ветераннарның күкрәкләренә медальләр кадады. Һәм, әлбәттә, бәйрәм уңаеннан – кып-кызыл розалар һәм бәйрәм күчтәнәчләре.
Бәйрәмдә ветераннар хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев