Районда махсус комиссиядә учетта 51 гаилә тора
Билгеле булганча, яшүсмерләр тарафыннан да хокук бозу күренешләре булгалап тора. Алар арасында күпчелекне машина һәм мототехника белән идарә итү очраклары тәшкил итә, һәм, кызганычка каршы, бу төр хокук бозулар елдан-ел арта бара. Тизлек, адреналин һәм үзеңне зур кеше итеп тою иллюзиясе... Белгечләр әйтүенчә, яшүсмерләрне куркыныч адымга нәкъ менә шулар этәрә. Ләкин аның артында нәрсә ята соң, моның ахыры ни белән бетәргә мөмкин? Район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Резедә Кәлимуллина белән шулар хакында сөйләштек.
– Резедә Камиловна, иң элек саннарга тукталып алыйк әле.
– Узган ел комиссия утырышларында яшүсмерләр катнашындагы хокук бозулар буенча барлыгы 28 административ эш каралды, аларның 20се транспорт йөртү таныклыгыннан башка рульгә утыру белән бәйле. Бу – район өчен аз күрсәткеч түгел. Болар арасында машина, төрле төрдәге мотоциклга утырган, яшьләре җитмичә самокат руле артына баскан балалар да бар. Аларга гомуми 121 мең 550 сум штраф салынды. Аерым алганда, таныклыксыз рульгә утырган яшүсмерләргә 5-15 мең сум штраф салу каралган. Шуны да ачыклап китик, әгәр аңа 16 яшь тулган булса, штраф балаларның үзләренә салына, әгәр инде тулмаган булса – аларның ата-аналарына. Шундый очраклар да булды: яшүсмер «права»га укыган, иртәгә аңа 18 яшь туларга тиеш, ә алар ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан бүген тоткарланалар. Нәтиҗәдә яшүсмернең эше комиссиядә карала, «права» алу сроклары кичектерелә. Эшнең барлык нечкәлекләре, мәсәлән, аңа карата ни өчен административ эш кузгатылган, штрафын түләгәнме-юкмы икәнлеге ачыкланып бетмичә, ул аны ала да алмый. Кайберәүләр яшьләре җитмичә руль артына утыруны, бәлки, шуклык дип кабул итәләрдер. Ләкин бу – алай түгел. Шуңа күрә балигъ булмаганнар техника руле артына утырыр алдыннан яхшылап уйлансыннар иде. Шунысын да әйтергә кирәк, аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы турындагы язма ЮХИДИнең мәгълүматлар базасына да урнаштырыла һәм бу аны гомер буе озата бара. Ә иң аянычлысы шул – кайчак аларны транспорт руле артына әти-әнисе утыртып җибәрә, «Бар әле, шунда гына барып кил әле», – диләр алар. Аларны кайчак абый-апалары да алып чыгып китәргә мөмкиннәр. Бәхеткә каршы, узган ел балигъ булмаганнар катнашында авария очраклары булмады.
– Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә тоткарланучылар булдымы?
– Узган ел бер яшүсмер хокук сакчылары кулына җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлек эчкән вакытта эләкте. Ә биш яшүсмер җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә йөргән өчен тоткарланды. Аларга 500-1500 сум штраф салу билгеләнгән. Балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен, аларның әти-әниләренә дә беркетмә төзелергә мөмкин, һәм аларга каралган штраф күләме 1500- 2000 сум тәшкил итә. Бөтенләй чит кешеләрнең балигъ булмаганнарны а лкоголь ле эчемлекләр эчүгә, психотроп матдәләр кабул итүгә җәлеп итү очраклары да була. Әйтик, 18 һәм 17 яшьлек ике егет өстәл артында шундый эчемлек эчеп утыралар, ди. Аның 18 яшьлеге закон нигезендә җавапка тартыла ала, андыйларга 1500- 3000 сум күләмендә штраф салу каралган. Узган ел мондый маддә буенча 4 беркетмә төзелде.

– Белүебезчә, комиссиядә атааналарга кагылышлы эшләр дә карала.
– Узган ел барлыгы 101 атаанага беркетмә төзелде. Аларның 99ына җәза бирелде. 76 ата-анага балаларын тәрбияләүгә салкын караганнары өчен җавап бирергә туры килде. Алар арасында күпчелекне алкогольле эчемлекләр белән мавыгучылар тәшкил итә. Мондый хәл, гадәттә, социаль яктан авыр гаиләләрдә күзәтелә. Икенче урында – балаларның сәбәпсез дәрес калдырулары. Алар мәктәпкә барасы килмәгәннән дә бармаска мөмкиннәр. Ләкин, авырып китеп, табиб белешмәсе булмаса да, ул сәбәпсез дәрес калдырган булып исәпләнә. 21 әти-әнигә балалары төнге сәгатьләрдә урамда йөргән өчен беркетмә төзелде.
Әйтик, бер яшүсмер абыйсы белән чәчәк кибетенә генә барган. Аларны хокук сакчылары тоткарлаганнар һәм нәтиҗәдә ата-анага беркетмә төзегәннәр. Соң йөргән өчен беренче тапкырга – кисәтү, яшүсмер икенче тапкыр эләксә, 500-1000 сум күләмендә штраф салына. Балалары башка төрле хокук бозган ата-аналар да балаларын тәрбияләүгә салкын караучылар категориясенә керәләр. Аларга барлыгы 46 500 сум штраф салынды. Атааналарның балалары белән рәхимсез мөнәсәбәттә булу очраклары күзәтелмәде.
– Быел гы күрсәткечләр ниндирәк?
– Агымдагы елның ярты елында яшүсмерләр катнашында кылынган хокук бозулар буенча 8 административ эш каралды. Аларның барысы да – транспорт белән таныклыксыз идарә итү очраклары буенча. Ә бер яшүсмергә берьюлы өч беркетмә төзелде: таныклыгы, «страховка»сы булмаган һәм дәүләт теркәве үтмәгән өчен. Аңа 5 мең, 800 һәм тагын 500 сум штраф салынды. Балигъ булмаганнар арасында машина, мотоцикл, мопед руле артына утыручылар да бар. Әмма быел алар катнашында аварияләр, эчеп эләгүче балалар булмады. Ярты елда 42 ата-анага беркетмә төзелде. Аларның 36сы – балаларын тәрбияләүгә салкын караган өчен. Читтән килгән ике атаанага балаларын мәктәпкә йөртмәгән өчен җавап бирергә туры килде. Закон нигезендә һәр баланың белем алырга хокукы бар, шунлыктан һәр ата-ана баласын укытырга бурычлы. Укырга йөртмәгән очракта мондыйларга 500-2000 сум күләмендә штраф салына.
– Хокук бозган балаларга һәм ата-аналарга карата тагын нинди чаралар кулланыла?
– Комиссиядә эшләре каралган барлык яшүсмерләр һәм балаларының хокукларын бозган ата-аналар профилактик учетка куелалар. Ә аннан төшү бик җиңел түгел, алкогольле эчемлекләр эчеп эләккән очракта – бигрәк тә. Без балаларны, гаиләләрне күзәтеп торабыз, өйләрдә булабыз, яшәү шартларын, балаларның дәрес әзерләү өчен үз почмаклары бармы-юкмы икәнлеген, туклануларын һәм башкаларны тикшерәбез. Аларның тулысынча төзәлүенә инангач кына, учеттан төшерәбез. Быел, мәсәлән, 13 яшүсмер һәм 15 гаилә учеттан төшерелде, 11 бала һәм 4 ата-ана исәпкә алынды. Без барлык балаларга бәхетле балачак телибез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Зөлфия Шәрипова
Фото ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев