Районда «Кышкы каникуллар» акциясе бара
.
Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәрге чорда “Кышкы каникуллар” профилактик акциясе үткәрелә. Ул, беренче чиратта, мәгълүмати-пропаганда рәвешендә үтә. Бу уңайдан ата-аналарны аерым кисәтеп узарга кирәк. Каникуллар чорында балалар бернинди күзәтүсез урамда уйныйлар. Шуңа күрә, балаларыгыз белән юл куркынычсызлыгы, киемгә яктылык кайтаргыч элементлар тагу мөһимлеге, шулай ук транспорт йөри торган юлга таба тау шугалаклары ясауның ярамаганлыгы буенча әңгәмәләр уздыру кирәк. Транспорт чыганагы йөртүчеләрдән дә бу чорда аеруча сак булу сорала. Кышкы чор һәм каникуллар вакыты булуны исәпкә алып, тизлекне киметү кирәк. Моннан тыш, транспортта балаларны махсус җайланмалар белән генә йөртергә тиешлекне кабат искә төшерик.
Барлык транспорт йөртүчеләрдән дә җәяүлеләр кичүендә аеруча сак булу сорала.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев