Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны арткан

Агымдагы елның алты аенда район территориясендә 145 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 45кә күбрәк. Шуларның икесендә зыян күрүчеләр булган: 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, тагын 3 кешенең гомере өзелгән.

Районда юл-транспорт травматизмын һәм кагыйдәләр бозуны кисәтү, ярты ел өчен анализ буенча вакытлыча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлеге Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Радик Сәлимов сөйләде.

– Алты ай эчендә безнең тарафтан 2055 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Узган елда шушы ук вакыт аралыгында аларның саны 1573 булган. Иң күп кагыйдә бозу, гадәттәгечә, куркынычсызлык каешларын кулланмау белән бәйле. Мондый ваемсызларның саны 814кә җитте. 40 кеше спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң транспорт белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды, шуларның 6сы – кабат шундый халәттә руль артына утырган өчен. 38 кеше таныклыгы булмаган килеш тә машина йөртергә җөрьәт иткән. 44 кешегә каршы як полосага чыккан өчен җәза бирелде. Кызганычка каршы, балалар куркынычсызлыгына битараф караучылар бар. Әйтик, 32 машина йөртүче аларны махсус креслодан башка утырткан. 21 кеше административ штрафларны вакытында түләмәгән булып чыкты. Җәяүлеләр дә гел гөнаһсыз түгел – алты айда 17 кагыйдә бозучы ачыкланды.

Көндәлек күзәтүдән тыш, юл-патруль хезмәте экипажлары атна саен оператив-профилактик чаралар үткәрәләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауда участок уполномоченныйлары актив катнашалар.

Даими рәвештә аварияләр буенча вәзгыятьне анализлыйбыз. Шуннан чыгып, нарядлар куела, кагыйдә бозуны төшерүче фото- һәм видеоҗайланмалар урнаштырыла. «Тоннель» чарасы була дип, алдан кисәтеп, адресларны әйтеп торсак та, бу кагыйдә бозучыларны туктатмый.

Юллар торышын да тикшереп торабыз. Кимчелекләрсез булмый. Алты айда юл оешмасына ике кисәтү бирелде, авыл җирлекләренә өч хат җибәрелде.

Аварияләр санын киметү буенча актив эш алып барыла. Ай саен фото- һәм видеоҗайланмаларның урыннарын алыштырабыз. Экипажлар да төрле урыннарда эшлиләр. Чаралар вакытында тыңлаучыларның игътибарын юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр санына юнәлтергә тырышабыз, кагыйдә бозган очракта, җаваплылык турында аңлатабыз. Аерым игътибар балигъ булмаган велосипедчыларга, мотоциклчыларга бирелә. Бу эштә әти-әниләр патруле ярдәме дә артык булмас иде, – диде ул.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев