Район халкын «Халык инспекторы» кушымтасын активрак кулланырга өндиләр
Күпләр «Халык инспекторы» дигән мобиль кушымта турында ишетеп белеп кенә калмый, ә аны актив куллана да. Бу нәрсә соң? Кушымтаның асылы нәрсәдә?
Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов сөйләде.
– «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – район юлларында бәхетсезлекләрне киметүнең нәтиҗәле алымнарының берсе. Юл хәрәкәтенә җәмәгатьчелек контроле, әлбәттә, кирәк. Халыктан хәбәрләр килгәндә, район ЮХИДИ бүлекчәсенең җаваплы хезмәткәрләре анда чагылдырылган барлык очракларны, мәгълүматларның дөреслеген һәм башкаларны тикшерәләр.
«Халык инспекторы» аша керүче хәбәрләр Административ хокук бозу буенча эш кузгату өчен сәбәп булып тора. Бу очракта кушымта – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат җиткерү өчен корал. Ул аның урынын һәм вакытын автоматик рәвештә билгеләп теркәргә мөмкинлек бирә.
«Халык инспекторы» төрле категорияләр буенча гаризалар кабул итә: җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, кызыл утка үтү, «стоп» сызыгыннан, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, куркынычсызлык каешын кулланмау, хәрәкәт вакытында телефон куллану, машина белән автобус полосасы, юл кыры буйлап, тротуардан хәрәкәт итү, киртәгә менү, икенче рәткә туктау, юл билгесе астында туктау, инвалидлар урыннарында, маршрут транспорт чарасы тукталышында, тротуарда парковка, тыючы билге була торып, сулга борылу, велосипедчылар полосасында туктау һәм башкалар. Беренче алты категория буенча бүләкләнүләр каралган.
Бу чара шактый кешене җәлеп итәргә тиеш. Шулай итеп, машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү даими күзәтү астында булачак.
Шуны да искәртеп үтү урынды булыр: транспорт чарасы белән идарә итү вакытында мобиль кушымтаны кулланып, административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә хәрәкәт вакытында телефон кулланган өчен, 1500 сум штраф каралган.
Бу кушымтаны массакүләм куллану район һәм республика юлларында бәхетсезлекләрне киметер, дип ышанам. Юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырыр идем. Исегездә тотыгыз: юлда куркынычсызлык һәркемнең үзеннән тора. Хокук бозуларга битараф булмагыз, бу юнәлештә активлашыгыз, – диде ул.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев