Иминлек

Икеайлыкта нефтьчеләребез ярдәм итә

Билгеле булганча, районда 1 апрельдән санитар икеайлыкка старт бирелде.

Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда территорияләрдә чистарту, төзекләндерү эшләре башкарыла. Үзизоляция чорында ихатада, бакчада эшләү мөмкинлеге артты. Ә район үзәге, поселок урамнарын чистартуда ярдәмгә нефтьчеләребез килделәр. Махсус машиналар торак пунктларның урамнарын чистарталар, себерәләр, дезинфекциялиләр, чүп-чардан арындыралар.

Альбина Сабирова язмасы.


Нет комментариев