Иминлек

Яшел Үзән районында ЮХИДИ хезмәткәрләре агуланган сабыйны коткарган

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән бер яшьлек оныгы белән бабасына булышкан.

Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, кечкенә бала очраклы рәвештә дарулар белән агуланган. Бабасы ашыгыч ярдәм машинасын көтеп тормаган һәм сабыйны хастаханәгә үзе илтергә карар кылган. Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 115 нче километрында ул Дәүләт автоинспекциясе экипажын күреп алып, булышуларын сораган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тиз арада чара күргәннәр: махсус сигналларны кабызып, балалы машинаны турыдан-туры хастаханәгә кадәр озата барганнар.

Полиция хезмәткәрләренең оператив гамәлләре аркасында малай табиблар кулына вакытында эләккән. Хәзерге вакытта аның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч янамый, ә рәхмәтле бабай ЮХИДИ хезмәткәрләренә ярдәмчеллекләре һәм битараф калмаулары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдергән.


Нет комментариев