Бу хакта «Россия-24» каналы эфирында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйткән.
Әлегә 9 нчы сыйныф укучыларының ике төп предмет – рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшырачагы планлаштырылган. Әмма вәзгыять үзгәрергә мөмкин.
«Бәлки, без укучыларны йомгаклау аттестациясеннән азат итә торган карар кабул итәрбез һәм аттестация агымдагы билгеләр буенча үткәрелер», - дип искәрткән Сергей Кравцов.
Нет комментариев