САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Зиратка барганда кеше нинди ният белән чыгып китәргә тиеш?

Бер хәдистә, бер мәет өчен «Мөлек» сүрәсе укылса, Аллаһы Тәгалә бер фәрештә яратыр, фәрештә аның каберендә җиңеллек сорап, дога кылыр, диелә. Дога укысаң, мәетләргә аның хәрефе саен, укыган кешегә зиратта ничә кеше булса, шуның кадәр савап бара.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: 

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) үлемне искә алырга куша. Харун Рәшид хәлифә, көн саен кабер янына барып, үзен үзе: «Йә Харун Рәшид, дәрәҗәң бар, байлыгың бар, ә монда алып килергә нәрсәң бар?» – дип вәгазьли торган булган. Үлем Аллаһы Тәгалә вәгазе, син зиратка шуның белән вәгазьләнергә барасың, шушында киләсем бар, Аллаһ каршында җавап бирәсем бар дип уйланырга киләсең. Раббыбыздан иман белән үткәрсәң иде дип сорарга кирәк. Мәетләр рухы өчен доганы өйдә дә кылырга була. Максатың каберләрне күреп, шушында килеп ятасым бар бит дип уйлану булсын. Аннан кайтканда, инде изге гамәлләрне арттырырга, гөнаһлар ясамаска дип кайтырга тиеш адәм баласы.

– Зиратка кергәндә нинди догалар уку дөрес санала?

– Зиратка керер алдыннан бер тапкыр «Әлхәм»не, өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсен укып дога кылырга кирәк. Аннары, әссәламегаләйкем, кабер әһелләре, безнең дә сезнең янга барасы бар, Аллаһы җәннәтләрен насыйп кылсын, дип, сәлам бирәсе. Доганы татарча кылуда гөнаһ юк. Кабер янында мәет рухына «Ясин», «Тәбәрәк» уку хуплана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куйган да «Ясин»не укыган. Халык телендә «Тәбәрәк» дип «Мөлек» сүрәсе әйтелә. Бер хәдистә, бер мәет өчен «Мөлек» сүрәсе укылса, Аллаһы Тәгалә бер фәрештә яратыр, фәрештә аның каберендә җиңеллек сорап, дога кылыр, диелә. Дога укысаң, мәетләргә аның хәрефе саен, укыган кешегә зиратта ничә кеше булса, шуның кадәр савап бара.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/ziratka-barganda-keshe-nindi-niyat-beln-chygyp-kitrg-tiesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев