САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Төшләр нинди булалар?

Райондашларыбыздан дингә кагылышлы сораулар шактый керә.

«Мин төшләрне күп күрәм. Аларны ничек юрарга да белмим. Төшләргә ышанырга кирәкме икән? Бу хакта динебез нәрсә ди?» – дип яза Сарманнан Тәнзилә ханым. Әлеге сорау белән без район үзәгендәге «Тәүфыйк» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәткә мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны юллады.

 

  • Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле авылдашлар! Төш хак нәрсә. Ул гадәти күренеш түгел, аны дөрес аңларга кирәк. Төш Коръәндә дә, хәдисләрдә дә, риваятьләрдә дә киң урын алган. Йосыф Пәйгамбәргә төш юрау серләре мәгълүм булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә вахи иңгәнче ачык итеп төшләр күргән.

Төшнең берничә төре бар:

  • Аллаһы Тәгаләдән, 
  • фәрештәләрдән,
  • шайтаннан,
  • кешенең психик халәте.

Аллаһы Тәгаләдән килгән төшне юрарга кирәкми. Ул һәммә кеше өчен ачык, аңлаешлы итеп керә, куркыныч булмый.

Фәрештәләр җибәргән төш тә куркыныч түгел. Аны күргәч, сискәнеп уянмыйсың. Әмма андый төштә кисәтү яки өндәү бар, тик юрамыйча аңлап булмый.

Шайтаннан килгән төш кергәндә, аны күрүчене һәрвакыт кемдер куа, ул гел егыла, биеклектән төшә. Шайтан төштә адәм балаларын куркыта. Әйтик, кеше иман юлына басып, күбрәк намаз, Коръән укый башлады, ди. Аны изге гамәленнән яздыру өчен шайтан, килеп, куркуга сала.

Төш күреп, сискәнеп уянганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, дип әйтергә һәм сул якка өч мәртәбә өрергә кушкан. Болай эшләгәч, әйләнеп ятарга кирәк. Шул чагында куркыныч төш тормышка ашмый. Торып, тәһарәтләнсәң һәм ике рәкәгать намаз укысаң, тагын да әйбәт.

Психик халәткә бәйле төш хис-кичерешләр йогынтысында, яисә күп ашап йоклаганда керә. Чөнки ашказаны эшли, баш миенә тынычланырга ирек бирми. Бу вакытта күргән төш мәгънәсез була. Аларны юрау файдасыз.

Ислам динендә истихара намазы бар. Ул, хәерлесен сорау, дигәнне аңлата һәм ястү намазыннан соң укыла. Шушы намазны укып, йокларга яткач, Аллаһы Тәгаләдән төш килергә мөмкин.      

Кеше йоклар алдыннан тәһарәт алырга тиеш. Чөнки бу вакытта адәм баласының җаны чыга.

Йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы.

Йә Раббыбыз Аллаһ, безгә бары тик Үзеңнән, фәрештәләреңнән булган төшләрне генә күрергә насыйп ит. Явыз дошманыбыз шайтаннан булган төшләрдән имин кыл.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев