Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Дин һәм әхлак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете белән котлады

«Хөрмәтле Татарстанда яшәүче мөселман динендәге кардәшләрем! Кадерле ватандашлар!

Бүген без һәрберебезнең күңеленә якын булган олуг бәйрәм – Корбан гаетен каршы алабыз. Бу изге көннәрдә Аллаһыга ихласлык һәм изге ниятләр белән башкарылган гамәлләр аеруча кадерле.

Бәйрәм безне туганнарча мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, татулык һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр корырга өнди. Бүгенге сынаулы чорда динебезнең изге нигезләре – игелек, сабырлык һәм хөрмәт аеруча мөһим.

Татарстанда күп гасырлар дәвамында төрле халыклар һәм дин вәкилләре бердәмлектә яши. Без мөселман бәйрәмнәрен дә, православие гаетләрен дә, башка дини тантаналарны да дуслык, үзара аңлашу һәм хөрмәт шартларында билгеләп киләбез. “Россия халыклары бердәмлеге” елында моның әһәмияте тагын да арта.

Казан шәһәренә “Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” исеме бирелгән быелгы елда без үз йолаларыбызга тугрылыкны раслыйбыз, динара һәм милләтара килешүне ныгытабыз.

Аллаһы Тәгалә бәйрәм корбаннарыбызны кабул итсен, һәрберебезне исәнлек-саулыкта, тынычлыкта һәм бәрәкәттә сакласын!

Чын күңелдән сезне Корбан гаете белән тәбрик итәм. Һәрберегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга нык иман, саулык, бәхет, муллык һәм күңел тынычлыгы телим!» — дип белдерелә рәис мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев