Татарстан мәдрәсәләренә һәм хафизлар үзәгенә уникаль кулъязма Коръәннәр бүләк ителде
Татарстан Диния нәзарәте республиканың 8 мәдрәсәсенә һәм Казан Ислам Университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә кулъязма Коръән басмаларын тапшырган. Бу күчтәнәч яңа уку елы башлану алдыннан оештырылды, дип яза «Татар-информ» МА.
Дин оешмаларында киләчәк имамнар, гарәп теле, ислам нигезләре һәм Коръән фәннәре укытучылары, шулай ук хафизлар белем ала. Уку программаларында тәҗвид, хифз һәм башка Коръән дисциплиналарына зур урын бирелә. Татарстан шәкертләре төбәк һәм халыкара Коръән уку бәйгеләрендә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Казан кулъязма Коръәне – Россия территориясендә хәзерге заманда бастырылган беренче Мөсхәф. Аның эталон булуы шуның белән аңлатыла: ул халыкара таләпләргә туры китереп әзерләнгән, язылышында беренче һиҗри гасырларга караган 19 төрле Коръән нөсхәсе, шулай ук 11 фәнни чыганак файдаланылган. Тагын да мөһимрәге – проектта күренекле галимнәр Ш. Мәрҗани һәм М. Бигиев хезмәтләре нигез итеп алынган.
Бу басма гарәп телен яхшы белмәүчеләр өчен дә отышлы, чөнки ул уку һәм ятлау процессын җиңеләйтә торган итеп эшләнгән.
Проект «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дигән мактаулы исем кысаларында тормышка ашырыла. Аның төп максаты – 1917 елгы инкыйлабтан соң өзелгән татар мөселман каллиграфия гореф-гадәтләрен яңадан тергезү. Әлеге юнәлештә хәзерге дөньяда Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко, Пакыстан кебек иләр үз тәҗрибәләре белән танылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев