Сарманда бәрәкәтле ифтар үткәрелде
7 март көнне Сарманның «Шәрык» кафесында оештырылган ифтар район оешмалары җитәкчеләрен, җаваплы хезмәткәрләрне, авыл җирлекләре башлыкларын, алар белән бергә килгән авылдашларны мул табын артына җыйды.
Районның "Бәрәкәт - Благодать" ярдәм фонды белән берлектә үткәрелгән мәҗлесне "Тәүфыйк" мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сабуров алып барды. Ул иң элек җитәкчелек, киңәшле эш, бәрәкәтле гамәлләр хакында вәгазь укыды. Аннан, ахшам намазына чакырып, моңлы азан яңгырады. Мәҗлескә килгәннәр финики белән авыз ачканнан соң, намаз уку булды.
Шуннан табынга кайнар hәм тәмле пылау чыкты. Мул өстәл төрле кабымлык, салат, яшелчә, җиләк-җимеш, башка төрле тәм-томнардан сыгылып торды. Әлмәт, Карашай Саклау авыл җирлекләре башлыклары Данияр Газизов, Вероника Хөсниева, "Сарман" кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдинов, өлкәннәребез Рәзимә, Гөлия, Такыя апалар, Рәмзия апалар, кафе хуҗабикәсе Әминә Ишморатова, Иске Минзәләбаш авылы ветераннар Советы рәисе Нияз Големов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Киләсе елда да бәрәкәтле, хәерле очрашулар насыйп булуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев