Саклаубаш авылында ифтарны зурлап үткәрделәр
Авыл халкы көче белән мул табын әзерләнгән иде.
Бүген Саклаубаш авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Илнур хәзрәт Сабуровның вәгазьләреннән соң, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев авылдашларын Рамазан ае белән тәбрикләде, хәерле уразалар, иминлек теләде. Авыл имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт хәер-фатихаларын биргәч, намазга чакырып, азан яңгырады. Авыл халкы көче белән мул табын әзерләнгән иде. Җирлек башлыгы Лилия Габидуллина да изге теләкләрен җиткерде, тоткан уразаларның бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрдән саклавын теләде.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев