САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Саклаубаш мәчетендә ифтар ашы үтте

Кичә Саклаубаш авылының «Рамазан» мәчетендә авылның урта буын вәкилләре һәм яшьләре ифтар мәҗлесе үткәрделәр.

 Читтә яшәүчеләр дә кайтып, бергәләп вәгазьләр тыңладылар, авыз ачтылар, аннан ахшам намазы укыдылар. Өлеше кергән һәркемне исемләп атап, биргән сәдакаларына дога кылдырды авылның имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт. Җыелган акчаларның яртысына ифтар табыны әзерләгәннәр, калганын мәчет кирәк-яракларына дип биргәннәр. Әлеге бердәмлек традициясе авылда берничә ел дәвам итә, һәм аның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләделәр.
Авылның өлкәннәре дә күчтәнәчсез килмәгәннәр иде. Ел да эксклюзив ризыклары белән гаҗәпкә салалар саклаубашлылар. Быел да Әлфия апа Җәләлетдинова үзенең «фирменный» дөге бәлешен пешергән, аны бик матур итеп бизәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев