САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Руза тотучының ике шатлыгы бар

Аллаһ Тәгалә руза гыйбадәтенә, башка гамәлләрдән аермалы буларак, махсус саваплар вәгъдә итте.

Гадәттә, кеше һәр изге эше өчен, уннан алып җиде йөзгә кадәр савап алырга мөмкин. Ягъни, ихласлыгы, тырышлыгы белән бер изге эш өчен, Аллаһ уннан җиде йөзгә кадәр изгелек билгеләгән. Ләкин руза бу лимит белән чикләнми.

Әбү һурәйрадан тапшырыла, Аллаһның илчесе болай әйтә торган булган: «Адәм баласының һәр (кылган) гамәле үзе өчен. Бәндә аның өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр әҗер-савап алырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә әйтә: „Мәгәр рузадан башка, чөнки, дөреслектә, руза Минем өчен тотыла, һәм Мин аның өчен әҗерне Үзем бирәм, чөнки бәндә үзенең шәһвәтләрен канәгатьләндерүдән һәм ризыгыннан Минем өчен тыела!“. Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе — авыз ачканда, икенчесе — Раббысы белән очрашканда. Һәм, дөреслектә, ураза тоткан кешенең авызыннан килгән ис Аллаһ каршысында мускус исенә караганда да хушлырак!».
Әйе, руза тоту өчен бик нык сабырлык кирәк. Җәй уразасы кешедән аеруча күп түземлекләр таләп итә. Сабырлыкның савабы исә чиксез.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Дөреслектә, сабырлар хисапсыз әҗерләргә ирешәләр», — дип әйткән.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев