САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Райондашларга җомга күчтәнәче булсын

.

Беренче чиратта үземə, аннан кала сез кадерле дусларыма, туганнарыма матур насихəт булсын бу:

Бер укымышлы, күпне күргəн кешедəн: "Син ничек шулкадəр тыныч, сабыр була аласың?"- дип сораганнар. 

Ул җавабында:

- Бик күп укып, тəҗрибəм белəн сынаганнан соң, тормышымны шул биш нигез багана өстенə утырттым.

- 1) Миңа язган ризык миңа булачак. Шуны аңладым həм тынычландым.

- 2) Аллаһының мине həрвакыт күреп күзəтеп торуын аңладым həм тыйнакландым.

- 3) Мин эшли белгəн həм эшлəргə тиеш булган эшне башка беркемнең дə эшлəмəячəген аңладым həм җиң сызганып эшкə тотындым.

- 4) Яшəүнең ахыры үлем икəнен аңладым həм шуңа əзерлəнə башладым.

- 5) Яхшылык та, яманлык та озак яши икəнен аңладым, шуңа күрə яхшылыгымны арттырырга, яманлыкларымнан котылырга тырыштым, - дигəн.      

  ДОГА КЫЛУ. ﷽ 

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-

Рахиим. Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмииин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи әә әсхабиһи әҗемәгыйн."?

? Әй, Раббым Аллаһ!

Безгә байлык бирсәң, шуның белән бергә сөенечен дә бир, чөнки байлык булып, сөенеч булмаса, аның кадере юк. Безгә хәерле бәрәкәт ишекләрен ач!

? Көч бирсәң, акыл һәм хикмәт тә бир, чөнки көч булып, акыл-хикмәт булмаса, ул хәсрәттән башка бернәрсә бирмәс!

? Дәрәҗә бирсәң, түбәнчелек тә бир, чөнки түбәнчелексез дәрәҗә үкенечкә алып килә. 

? Матурлык бирсәң, оят та бир, чөнки оятсыз матурлык хурлыкка алып килә.

? Сынау һәм авырлык бирсәң, сабырлык та бир, чөнки сабырлыксыз сынауны үтеп булмый.

? Иман бирсәң, ныклык та бир, чөнки нык булмаган иман дөньяда һәм ахирәттә коткармый.

? Йә, Раббым! Тәүфигымны киңрәк ач, күңелемә рәхмәт орлыгыңны чәч, күңел көзгесен сафландырып тор, бөтен мөшкел эшемне тиз хәл кылып тор.

? Ягымлы кыл телемне, ишеткән һәр колак шатлыкта булсын. Сүзләремнең мәгънәсен югары кыл, авырлыктан котылдырсын шушы тел.

? Миңа юмарт бул, Аллаһ, ярдәмеңдә, уят мине гафиллек хәлләремдә. Бәхетле ит яшәвемне үземнең. арттыр хәерле гыйлемне, җиңеләйт гыйлем алуымны. Син биргән нигъмәтләргә гыйлемем сәбәпле шөкер итә белсәм иде. Укуым һәм гыйлем алуым сәбәбеннән тышым һәм эчем нурлансын һәм беркадәр булса да наданлыгым кимесен, белгәннәремне башкаларга өйрәтеп, Ислам шәригатенә хезмәт итү насыйп булсын.

? Аллаһ Тәгалә риза булган игътикад һәм гамәлләр белән дөньядан үтеп, Расүл Әкрам шәфәгатенә лаек булсам иде! Әәмиин. ?

Йә, Раббил галәмиин! ?

✅ КИҢӘШ: 

Аллаһ ризалыгы өчен бу доганы таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез (салАллааhү галәйhи вәсәлләм) әйткән: "Кем яхшы гамэл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". 

/Мөслим, 3509.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев