САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Нинди фәрештәләр була?

Фәрештәләр турында белешмә.

Һәр мөселман кешесе 6 әйбергә: Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләргә, кыямәт көненә, ягъни үлгәннән соң терелүгә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Раббыбыздан булганына ышанырга тиеш. Моның турында Коръәндә аятьләр һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләре дә бар.

Аллаһы Тәгаләнең итагатьле коллары – фәрештәләр – Аллаһның ярдәмчеләре дә. Коръән-Кәримдә алар турында:
«Аллаһы Тәгаләнең бөтен әмерен үтиләр, бернинди итагатьсезлек кылмыйлар», – диелә.
Фәрештәләрнең саны чиксез күп! Алар һичнинди гөнаһ та эшләмәсләр, безнең сыман ашау, эчү, йоклау кебек эшләр дә, ирлек һәм хатынлык та юк аларда. Фәрештәләргә ышану мөселман кешесе өчен иманының бер терәге булып тора.

4 ТӨП ФӘРЕШТӘ:
1. ҖӘБРАИЛ г.с. – Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр арасында илче, Аллаһы Тәгалә белән пәйгамбәрләр арасында арадашчы, Аллаһның китапларын пәйгамбәрләргә тапшыруда, ягъни вәхи китерү өчен җаваплы.
2. МИКАИЛ г.с. – табигать күренешләре өчен җаваплы фәрештә.
3. ИСРАФИЛ г.с. – сурга өреп, Ахырзаман башлануы һәм кешеләрнең Кыямәттә кабат терелүләрен өчен җаваплы фәрештә.
4. ГАЗРАИЛ г.с. – МӘЛӘКҮТ-МӘҮТ – үлүчеләрнең җаннарын алучы һәм кабердәге газап фәрештәсе.

БАШКА ФӘРЕШТӘЛӘР:

МӨНКИР – НӘНКИР – кабердә сорау алучы фәрештәләр.
КИРАМӘН – КӘТИБИН – кешеләрнең яхшы һәм начар гамәлләрен язып баручы.
ХАФАЗА – сакчы фәрештәләр.
РИЗВАН г.с. – Оҗмаһта баш фәрештә.
МӘЛИК г.с. – Тәмукта баш фәрештә.
ЗОБАНИ г.с. – Җәһәннәмдә гөнаһлы кешеләрне газаплаучы.
ҺӘРУТ – МӘРУТ – сынау фәрештәләре.

Фәрештәләрнең күкнең 1нче катында "БӘЙТҮЛ МӘГЪМҮР" исемле Кәгъбәләре бар икән. Көн дә, шунда, 70 мең фәрештә килеп, Аллаһка гыйбәдәт кыла – зикер әйтә, Аллаһны данлый. Шунысын әйтергә кирәк, бер киткәне башка ул җиргә әйләнеп кайтмый икән. Димәк көн дә алышынып торалар. Фәрештәләрнең бихисап күп булуын күзаллавы бик җиңел.

Кеше дога кылганда, фәрештә дә дога кылып торыр ди. Пәйгамбәребез сүзләренчә, мөселман кеше икенче бер мөселманга яхшы теләкләр белән дога кыла икән, синең фәрештәң дә сиңа: «Үзеңә дә шулай булсын!» – дип торачак. Бу башкаларга яхшылык теләсәң, синең өчен дә дога кылып торалар дигән сүз.

Аллаһ Раббым барчаларыбызга тәүфыйк бирсен!
 

АВТОР: Миләүшә Сафина 

vk.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев