САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Корбан гаетен ничек каршылыйбыз

Корбан гаете – мөселман дөньясының көтеп алган көннәре. Мөхәммәд пәйгамбәр мисалына ияреп, тырыш һәм тапкыр мөселманнар 19 июньнән изгелекләр җыю сезонын ачып җибәрде.

Бу изгелекләр арасыннан берсе – ураза тоту (ләкин Корбан гаете көнне ураза тотылмый). Әлбәттә, бу – фарыз (мәҗбүри) гамәл түгел, әмма күп саваплар эшләргә теләүчеләргә зур форсат. Бигрәк тә 27 июнь – Гарәфә көненең уразасы бик өстен.

Хәдистә килгәнчә: “Аллаһ Гарәфә көнне ураза тотучының үткән һәм киләсе елның кимчелекләрен гафу итә”. Әлбәттә, моның бер шарты бар – әгәр дә кеше зур гөнаһлардан тыелган булса. Шуңа күрә, бу көннәрнең барысын да уразада үткәрә алмаучылар Гарәфә уразасын булса да кулдан ычкындырмасыннар иде.

Бу өстенлекле көннәрдә Аллаһны мактау сүзләрен – зикерләрне дә арттыру бик саваплы. Ягъни иртә-кичләрен һәм буш вакытларда “Ләә иләәһә илләЛлаһ, Мүхәммәд расулүЛлаһ” сүзләрен, “Аллаһү әкбәр” кебек зикерләрне әйтү яхшы. Ә Гарәфә көненең иртәнге намазыннан алып тәшрикъ көннәренең өченче көненең икенде намазына кадәр һәр фарыз намазы артыннан “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Ләә иләәһә илләЛлаһ вәЛлаһү әкбәр Аллаһү әкбәр вәлиЛләһил хәмдү” дип әйтелә. Ир-атлар бу сүзләрне тавыш белән әйтә.

Рамазан аенда төнлә өстәмә намазлар укылып, Аллаһтан дога-теләкләр теләп сорау барыбызга да мәгълүм. Бу көннәрдә дә нәкъ шул рәвештә төннәрен гыйбадәттә үткәрү урынлы була.

Бәйрәм көнне корбан чалырга ниятләгән кешеләр инде корбанлыкларын кайгырта башлады. Алдан ук әзерләнеп куйсаң, вакыты җиткәч, җайлы була бит. Корбан чалырга уйлаучылар һәм аларның бөтен йорт әһелләре гаеткә кадәр ун көн алдан тырнак һәм чәчләрне кисүдән тыелырга тиешләр һәм бу эшләрне корбанлыкларын чалгач кына эшли алалар.

Аллаһның мөселман коллары Зөлхиҗҗәнең беренче тугыз көнен менә шулай төрле изге гамәл-гыйбадәттә башлап җибәрде, Раббыбыз Аллаһ безнең барча изгелекләребезне кабул итеп алса иде, әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев