САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Дин һәм әхлак

Илнур хәзрәт Сабуровның киңәшләре

Гаилә – һәркем өчен ныклы таяныч, ышанычлы тыл һәм ул һәркайсыбызның тормышында мөһим роль уйный. Аңа Коръәндә дә зур урын бирелә.

Илнур хәзрәт Сабуровның киңәшләре аның тормышыбызда нинди әһәмияткә ия булуын, гаиләбезгә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне тагы да ныграк аңларга ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, кадерле авылдашлар!
Бу дөньяда һәрберебез тормышның ямен эзли, ә тормыш яме - гаиләдә!  Динебез кешенең яхшы якларын күреп, тискәре якларына күз йомарга өйрәтә. Пәйгамбәребез: «Әгәр иманлы ир иманлы хатынының бер ягын ошатмаса, икенче уңай ягын күреп, риза булыр», – дигән (Мөслим риваяте).
Бу хәдис ирләргә генә түгел, хатын-кызларга да кагыла. Якыныңның берәр ягы ошамыйча, аңа ачуың чыкса, уңай якларын искә төшереп тынычланырга кирәк. Кешедән кимчелек эзли башласаң, күпне табарсың, күңелең төшәр. Уңган-булганлыгын эзләсәң, алары да аз булмас, күңелең күтәрелер. Раббыбыз Коръәндә дә әйтә: «Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларның сезгә ошамаган яклары булса да. Сез яратмаган нәрсәдә Аллаһның күп хәерлелеге булуы бар» («Ниса» сүрәсе, 19 нчы аять).
Чынлап та шулай бит, кайчак ирендә яки хатынында берәр кимчелек була, ә балалары «әтием», «әнием» дип кенә торалар, үзләре шулкадәр тәртипле, акыллы һәм уңган-булганнар. Ирексездән, шушы аять искә төшә дә инде: «Сез яратмаган нәрсәдә Аллаһның күп хәерлелеге булуы бар».
Пәйгамбәребез әйткән: «Арагыздан иң хәерлегез – үз гаиләсенә хәерлерәк булганыгыз. Мин – арагыздан үз гаиләмә иң хәерле булганыгыз» (Тирмизи риваяте).
Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә гаилә бәхете насыйп итсен. Ир кеше – хатынына, хатын иренә күркәм мөнәсәбәттә булсын. Барыбызда да кимчелек бар, иң мөһиме – бер-береңне аңлап, бер-береңә терәк булып яшәргә язсын. Ни кызганыч, гомер бик кыска, Раббыбыз бүләк итеп биргән вакытларны юк-бар әйткәләшүләргә сарыф итмик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев