САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Яхшылык – Аллаһның рәхмәтенә якын юл

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, кадерле якташлар!

Бүген дөньябыз өчен дә, Ахирәтебез өчен дә бик файдалы темага тукталабыз: һәрвакыт яхшылык кылу! Яхшылык эшләүнең һәм, гомумән, игелек кылуның файдасы ярдәм күрсәтелгән кешегә генә түгел, ә аны эшләүчеләрнең үзләренә дә була.

Үзегезнең дә сизгәнегез бардыр: кайчагында күңел төшкән, кәефсез чаклар була, һәм шул вакытта, берәр бәлага юлыккан кеше турында ишетеп, аңа ярдәм итсәк, күңелебезгә рәхәт булып китә. «Миннән дә файда булды бит», дип, кәефебез күтәрелеп китә. Үз мәшәкатьләребез онытыла, «бу бичараның хәле минекенә караганда да авыррак бит әле», дип, үзебезне тынычландырып та куябыз.

Игелекле гамәлләр кылган саен, кеше яхшы якка үзгәрә башлый, ул миһербанлы, мәрхәмәтле, йомшак күңеллегә әйләнә. Башкаларны бәхетле итеп, үзе дә бәхетле була, чөнки андый кешеләргә Аллаһ гел ярдәм итеп тора.

«Дөреслектә, Аллаһ – тәкъвалык кылучылар һәм изгелекләр кылучы ихсанлылар белән». («Нәхел» сүрәсе, 128 аять).

Чыннан да, берәр мохтаҗ кешегә сәдака бирсәк, берәр авыру кешенең хәлен белсәк, ач кешене тәмле ризык белән сыйласак – гомумән, көчебездән килгәнчә, кемгәдер ярдәм итсәк, үзебез дә хәлебезнең яхшы якка үзгәрүен тоярбыз, күңелебез шатлык белән тулыр, җаныбызга рәхәтлек кереп урнашыр, йөрәгебез бәхет нурына күмелер.

«Игелектән үзегез өчен нәрсә әзерлисез, Аллаһ хозурында шуны (дөньяныкы белән чагыштырганда) яхшырак һәм савап ягыннан артыграк табачаксыз. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле». («Музәммил» сүрәсе, 20 аять).

Бай кешеләр, күп керем алганда шатланып, ләззәт кичергән шикелле үк, башка кешеләргә ярдәм итүчеләр һәм күп игелекләр кылучылар – сәдака биреп, нәкъ шул рәвешле ләззәт һәм рәхәтлек ала икән. Моны бары без генә аңлап бетермибез.

Беркөнне бер кардәшем шалтырата: «Әҗәткә акча биреп торалмыйсыңмы? Кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, ярдәм күрсәтүче табылмады», - ди.

Моның сүзләрен ишеткәч, кызгандым, үз чыгымнарым күп булса да, ризалаштым.

Чөнки Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم хәдисе хәтеремә килде: «Мөэминне бу дөнья борчуыннан арындыручыны Аллаһ Кыямәт көненең бер борчуыннан арындырачак. Бурычын түли алмаучының хәлен җиңеләйтүченең хәлен Аллаһ бу дөньяда да һәм Ахирәттә дә җиңеләйтәчәк. Мөселманның гаебен яшерүченең гаебен Аллаһ бу дөньяда да һәм Ахирәттә дә яшерәчәк. Бәндә кардәшенә ярдәм итүне туктатмаганчыга кадәр Аллаһ бәндәсенә ярдәм итүдән туктамаячак». (Мөслим риваяте).

Карагыз, нинди күркәм хәдис, изге гамәлләргә салкын карап, ялкауланып ятканда, шуны искә төшерик: кешенең проблемасын хәл итеп, без үз проблемабызны хәл итәбез икән, кемнеңдер әҗәтен капласак, Раббыбыз безнең финанс хәлебезне уңай якка үзгәртергә ярдәм итәчәк, һәм, иң мөһиме, кардәшенә ярдәм итүне туктатмаса, Аллаһы бу бәндәсенә ярдәм итүдән туктамас – менә шуны истән чыгармыйк!

Шундый хәлләр дә булгалый: күп кенә хәерле эшләр кыласың, ниндидер ярдәм күрсәтергә ашыгасың, әмма моны адәм балалары күрми, хәтта рәхмәт әйтергә дә оныталар. Ләкин андыйларның рәхмәтсезлеге өчен һич тә кайгырырга кирәкми, чөнки Раббыбыз, безне тынычландырып, Коръәндә болай ди: "Хәерле, изге гамәлләрнең ниндиен генә эшләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны Белүче. Ул – кылган изгелекләр өчен әҗер-савапларын бирүче". («Бәкара» сүрәсе, 215 аять).

Димәк, кеше күрмәсә дә, Аллаһы бар эшләгәнне күреп тора һәм безне барыбер әҗерсез калдырмый. Һәм, иң мөһиме, гел яхшылыкка омтылган, игелек кылуда ярышкан кешеләрне Ул. «Дөреслектә, Аллаһ әмерләрне җиренә җиткерүчеләрне һәм изгелекләр кылучыларны ярата». («Бәкара» сүрәсе, 195 аять).

Игелекле гамәлләр кылып, Раббыбызның яратуына ирешергә тырышыйк. Аллаһ безгә карата Рәхимле булсын һәм хата-кимчелекләребезне гафу кылсын өчен, үзебезне генә кайгыртып түгел, ә башкаларга да файда китереп, ярдәм күрсәтеп яшәргә кирәк. «Дөреслектә, изге гамәлләр кылучыларга, Аллаһның рәхмәте якын». («Әгъраф» сүрәсе, 56 аять).

Мөселманның төп хыялы һәм максаты булган Җәннәт, ялкауланып, үзе өчен генә яшәгән, башкаларны бар дип тә белмәгәннәргә түгел, ә, киресенчә, иганәчелек белән башкаларның мохтаҗлыгын каплаган, ярдәм кулы сузган мөэминнәргә насыйп булачак.

Башкаларны бәхетле иткән үзе дә бәхетле була, чөнки андый кешеләргә Аллаһ гел ярдәм итеп тора.

Йә Раббыбыз Аллаһ, барыбызга да һәрвакыт яхшылыкта, изгелектә булырга, мохтаҗ булганнарга ярдәм итеп, Үзеңнең Бөек рәхмәтеңә ирешергә насыйп ит!

Илнур Сабуров, “Тәүфыйк” мәчете имамы.

(“Сарманым – динле ягым” ватсап төркеменнән):

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Изге гамәлләр кылган мөэминнәрне – ир кешеме ул, хатынмы – матур тормышта яшәтәчәкбез һәм әҗерләрен дә кылган ид игелекле эшләре буенча бирербез”. (“Ән-Нәхл” сүрәсе, 97 аять)

Коръәндә: “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, чөнки Аллаһы Тәгалә (ширектән тыш) барлык гөнахларны да ярлыкый!” – дип әйтелгән. (“Әз-Зүмәр” сүрәсе, 53 аять)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев