САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Аллаһның өстен көннәре нәрсә белән аерылып тора

Без Раббыбыз Аллаһка мактау - шөкерләре безне әйтәбез, чөнки Ул безне бер генә мизгелгә дә онытмый, һәрдаим кайгыртып тора.

Бөек Аллаһы Тәгалә бөтен галәмнәрне юктан бар кылып кына калмый, шул галәмнәр эчендәге әйберләрнең кайсыберләрен икенчеләреннән өстен куя. Мәсәлән, Аллаһ фәрештәләрне ясады, ә алар арасыннан Җәбраил фәрештәне иң өстене итте. Шулай ук, кешелек дөньясын барлыкка китергәннән соң, Бөек Раббыбыз алар арасыннан иман китерүчеләрне генә яратты, ә иман китерүчеләр арасыннан пәйгамбәрләрне беренче дәрәҗәгә куйды. Барлык җирләрне барлыкка китергәннән соң, ул җирләр арасыннан Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрен “изге урыннар” дип билгеләде. Вакытлар белән дә шул ук хәл: елларны, айларны һәм көннәрне Ул тәртипкә салды һәм елның кайбер көннәрен башка көннәрдән өстенрәк итте. Моңа мисал: Рамазан ае – айларның солтаны, Җомга көн – атнаның бәйрәм көне, Кадер кичәсе – мең айдан хәерлерәк, хәзер дәвам итә торган Зөлхихҗҗә аеның беренче ун көне – Аллаһы Тәгалә махсус билгеләп куйган ункөнлек. 

Нәрсә белән аерылып тора соң бу ун көн? Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның салаваты һәм сәламе булсын) бер хәдисендә әйтә: “Аллаһы Тәгалә каршында Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә кылынган изгелекләрдән дә өстенрәге булмас”, – ди. Шуның кадерен белеп, пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләре моның тугыз көнен ураза, Аллаһны бөекләп, зикер сүзләрен күбәйтү, мохтаҗфәкыйрьләргә игътибарны арттыру кебек изге гамәлләрдә үткәргәннәр, ә төннәрен өстәмә намазлар укый торган булганнар. Ә инде унынчы көнен – Корбан гаетен – шөкер йөзеннән Аллаһ ризалыгы өчен корбанлыкларны чалып, бәйрәм итеп үткәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев