Алдагы көннәрдә Татарстанда һәм Сарман районында алмашынучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Мәгълүмат буенча, төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Сарманда да, томан төшүе ихтимал. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлек белән исәчәк.
Сарман районында һава торышы күрсәткечләре:
* Төнлә: һава температурасы +5...+9 градус тәшкил итәчәк.
* Көндез: термометр баганалары +14...+18 градуска кадәр күтәреләчәк (бөтен Татарстан буенча көндез +14...+19 градуска кадәр булачак).
Нет комментариев