САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Районның Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗановка 100 яшь тулды

Бүген Илексаз авылының аксакалы - районның Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды. Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев та сугыш ветеранына бүләккә сертификат җибәргән. Шәрипҗан абыйны райондашы - көрәштәш дусты hәм яшьтәшенең улы Әшрафулла Зарипов та тәбрикләде. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфановтан, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Закировадан, җирлек hәм район Советы депутаты Габбәс Ризатдиновтан да җылы тәбрик сүзләре кабул иткән йөзьяшәр юбиляр. Балалары, онык-оныкчыклары да Шәрипҗан абыйга кадер-хөрмәт күрсәттеләр, сихәтлек, әле тагын озак яшәвен теләделәр.
"Яшь армия" хәрәкәте активистлары Бөек Ватан сугышы ветеранына әйтәсе килгән сүзләрен шигырь юлларына салганнар иде. 

- Эшләгез! Яшәүнең ноктасы - эш, - диде Шәрипҗан абый, теләкләргә җавап итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев