Җәлил егете махсус хәрби операциядән читтә калмаган
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче батырлар турында коры статистик сүзләр белән генә сөйләү дөрес булмастыр. Аларның һәрберсе – кемнеңдер улы, ире, әтисе... Ә аларның уртак сыйфаты – батырлык. Шушы көннәрдә без шундыйларның берсе – Марат Гадиев белән очраштык.
Җәлил поселогында туып-үскән егет, әлбәттә, бернинди батырлык турында да хыялланмый. Һәркем өчен кирәк булган, еллар үткән саен кадере тагы да арта барган иң гади шатлыклар белән яши: яраткан әти-әнисе – янәшәдә, энесе Ринат белән сеңлесе Лилия «абый» дип өзелеп торалар, буш вакытларын өйдәге эшләрдә булышып яки дуслары янында үткәрә. Поселокның икенче мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлауга, Сарман һөнәр училищесына укырга керә, киң профильле тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. Кечкенәдән үк техниканы яраткан егетнең мондый һөнәр сайлавына һич кенә дә гаҗәпләнәсе түгел. Ә практик дәресләрдә, училище кырларында тәҗрибә үткәндә, ул белемен тагы да ныгыта. Тәвәккәллек тә җитәрлек була үзендә: кулына диплом алуга, Себер якларына ук китеп бара. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән сүз дә – нәкъ менә аның хакында. Биредә ул газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә. Биш ел чамасы эшләгәч, туган ягына озаккаракка кайтырга – документлар рәсмиләштерергә кирәк була. Эшсез ятып булмый, егет төзелеш-монтаж идарәсенә эшкә керә. Оешма тырыш егетне Башкортостанга кран йөртүчелеккә укырга җибәрә. Ә инде кәгазь эшләре беткәч, аны Себергә үзе эшләгән оешмага кабат чакырып алалар. Биредә унөч ел кранчы булып хезмәт куя. Ул арада махсус хәрби операция башлана. Маратның дуслары бер-бер артлы ил сагына китә башлыйлар. Егет үзен дә чакырырлар дип өметләнә. Көтеп-көтеп тә, повестка килмәгәч, контракт төзергә карар кыла. Әлбәттә, Җәлилдә калган әти-әнисе, башка якыннары аны ут эченә җибәрергә ашкынып тормыйлар.
– Дусларымның күбесе киткәч, мин дә читтә кала алмадым. Мин дә якламасам, минем илемне, якыннарымны кем яклар, дип уйладым. Ике ел элек махсус операциягә эшләгән урынымнан – Себердән үк киттем. Документлар әзерләү авыр булмады. Хәрби комиссариатта да һәр эштә ярдәм иттеләр. Өченче көнгә инде барлык кирәкле кәгазьләр әзерләнеп тә бетте. Ике тапкыр медицина комиссиясе үттем, сәламәтлегемне җентекләп тикшерделәр, – ди Марат.
Башта Донецк республикасында артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итсә, соңрак аны Луганск республикасына күчерәләр. «Барысын да әйтеп бетерә алмыйм», – ди ул, әмма аңа дроннар һөҗүмен дә, иптәшләре үлемен дә күрергә туры килә. Якыннары белән даими хәбәрләшеп тора, өчдүрт тапкыр алар янына ялга да кайтып китә. Ә бу юлы кайтуына аягы һәм кулы яралану сәбәпче була – егет минага эләгә. Еш кына үлем белән күзгә-күз очрашкалап торырга туры килсә дә, Луганск аның тормышына шатлыклы үзгәрешләр дә кертә.
– Беренче никахым озын гомерле булмады. Махсус хәрби операция зонасында Галинаны очраттым. Ул милләте буенча – коми-пермяк. Госпитальдә ятканда, бик тә ярдәм итте. Дарулар юнәтте, миңа гына түгел, иптәшләремә дә тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килде. Ул миңа яшәргә дә, исән калырга да көч бирде. Аның абыйсы Дмитрий да безнекеләр ягында махсус операциядә катнашкан, батырларча һәлак булган. Хәзер без – бер гаилә, туган ягыма да бергә кайттык. Аның 13 яшьлек кызы Диананы да үз балам кебек якын күрәм. Беренче никахтан туган ике улым турында да онытмыйм. Ялга кайтуыма якыннарым да сөенделәр, – ди Марат.

Әлбәттә, өйләнешсәләр дә, әлегә бергә яши алмыйлар. Марат иптәшләре – сугышчылар янында, ә Галина хәзергә үз йортында яшиләр. Җае чыгып, командиры рөхсәт бирә икән, тизрәк сөйгәне янына ашыга егет. Язмышыннан һич тә зарланмый ул, хәрби операциягә киткәненә дә үкенми.
– Кайберәүләрнең: «Бу – безнең сугыш түгел», – диюләре белән һич тә килешмим. Илебезнең, халкыбызның иминлегенә куркыныч яный икән, бу, әлбәттә, – безнеке. Теләге, омтылышы булган һәркемгә илне яклаудан читтә калмаска киңәш итәм. Хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча биреп баралар, кием дә җитәрлек, – ди ул.
Ә илгә, ватанга, туган халкына мәхәббәт аның күңеленә гаиләдә үк салына. Әнисе Наилә Нуриева махсус хәрби операция башланганнан бирле поселокта оештырылган «Ярдәм янәшә» волонтерлык төркеменең әгъзасы булып тора. Операциядә катнашучылар өчен маскировка сеткалары үрәләр, төзелеш материаллары, азык-төлек, шифалы чәйләр, кием-салым һәм башкасын әзерлиләр.
– Безнең янга да килгәләп китәләр. Бронежилет, генераторлар һәм башка кирәк-яракны алып киләләр. Мондый ярдәм булгач, хезмәт итүе дә җиңелрәк. Үзебезнең ил өчен нинди мөһим эш башкарганыбызны тагы да тирәнрәк аңлыйбыз. Безгә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт! – ди Марат.
Махсус операциядәге батырлыклары өчен ул «Хәрби казанышлары өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнә.
Әлбәттә, бернәрсә дә мәңгелек түгел: һәркайсыбыз кайчан да булса хәрби операция төгәлләнер, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтыр, дигән өмет белән яшибез. Мондый өмет якташыбызда да юк түгел. Без дә аны туган ягыбызда көтеп калабыз.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев