21 апрель 2026 яңалыклары
-
Татарстан эшкуарлары гарантия ярдәме белән 1,8 млрд сум җәлеп иткән
Быелның беренче өч аенда Татарстанның 70 кә якын эшкуары гарантия ярдәменнән файдаланган. Бу сумма – 330 млн сумнан артык. Нәтиҗәдә алар 1,8 млрд сум чамасы заем акчасы җәлеп итә алган, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда 30 милләт вәкиле өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылган
Быел Татарстанда Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 филиалы эшли башлады. Анда төрле милләт вәкилләре үз телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә. Бу хакта «Күптөрлелектә бердәмлек: күптелле этномәдәни белем бирүнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Россиядә туган телләрне укытуның бердәм методикасы эшләнәчәк
Россия Федерациясенең Федераль туган телләр институты директоры Эсет Бокова Казанда узган «Күптөрлелектә бердәмлек: күптелле этномәдәни белем бирүнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә мөһим инициатива турында игълан итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республикада яшь гаиләләргә музейларга бушлай йөрү өчен бер ай вакыт бирелә
Татарстанда никахларын теркәгән парлар бер ай дәвамында республика музейларына бушлай керә алачак. Яңа проект Татарстан Республикасы Милли музее һәм ЗАГС идарәсе тарафыннан башлап җибәрелә. Бу хакта ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасында Тукайга багышланган конкурс үтте
Бүген Сарман авылының «Ләйсән» балалар бакчасында зур бәйрәм – Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган районкүләм конкурс узды.
-
ГТХМ кисәтә: Республикада иртәгә бозлавык булачак
Татарстанда 22 апрель төнендә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
ХХ йөз башында граммофон язмаларында Тукайның иң популяр шигыре
Лекциядә Тукай чорына кагылышлы шактый кызыклы мәгълүматлар яңгырады, Тукай үзе исән чакта яздырылган тәлинкәләрдән әсәрләре тыңланды.
-
Республикада елына бер миллиард сумнан күбрәк акча эшләүчеләр саны арткан
Татарстанда узган ел дәвамында елына 1 миллиард сумнан артык керем алган гражданнар саны арткан. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Район авыл җирлекләре йөзүдә көч сынаштылар
Узган атнада Сарманда район авыл жирлекләре арасында йөзү буенча VI Спартакиада узды.
-
Республикада яңгыр, юеш кар һәм бозлавык булачак
Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда иртән һәм көндез яңгыр, юеш кар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчеп исәчәк, тизлеге секундына 6-11 метрга, ә урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Аерым юл участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.