Татарстанда узган ел дәвамында елына 1 миллиард сумнан артык керем алган гражданнар саны арткан. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, 1 миллиард сумнан күбрәк керем алган кешеләр саны 37дән 39га кадәр үскән.
Спикер шуны да өстәп үтте: елдан-ел салым түләүчеләрнең декларацияләнгән керемнәре арта бара. 2025 елда алар бер миллионнан башлап миллиардларга кадәр керемнәре белән 121 мең декларация тапшырган.
Нет комментариев