Узган атнада Сарманда район авыл жирлекләре арасында йөзү буенча VI Спартакиада узды.
Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды һәм ГТО нормативларына нигезләнде. Нәтиҗәдә беренче урынга Мортыш-Тамак авыл жирлеге лаек булды. Икенче урында – Илексаз, өченче урында Иске Кәшер авыл җирлекләре урнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга Кубок, медальләр, Дипломнар тапшырылды.




Фотолар район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Нет комментариев