Җәмгыять

Республикада яңгыр, юеш кар һәм бозлавык булачак

Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда иртән һәм көндез яңгыр, юеш кар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчеп исәчәк, тизлеге секундына 6-11 метрга, ә урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Аерым юл участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә һава 0...+5 градус, көнбатыш районнарда 0...-2 градуска кадәр салкын. Көндез температура +2...+7 градустан артмаячак.

Казанда төнлә 0...+2 градус, көндез максималь температура +2...+4 градус була.

Районда да шундый һава торышы көтелә, юлларда сак булыгыз.


Нет комментариев