Россиядә туган телләрне укытуның бердәм методикасы эшләнәчәк
Россия Федерациясенең Федераль туган телләр институты директоры Эсет Бокова Казанда узган «Күптөрлелектә бердәмлек: күптелле этномәдәни белем бирүнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә мөһим инициатива турында игълан итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Хәзерге вакытта төп бурыч – туган телләрне укытуның бердәм методикасын эшләү. Проект нәтиҗәләре халыклар телләре буенча мәктәп дәреслекләрен төзүгә уртак фәнни нигезләнгән карашлар булдырачак. Дәреслекләр һәм цифрлы белем бирү ресурслары структурасына бердәм таләпләр билгеләнәчәк.
Институт белгечләре Россия республикаларының дәүләт телләре буенча дәреслекләр ясау өчен фәнни-методик тәкъдимнәр әзерли. Эшне башкарганда федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм төбәк этномәдәни үзенчәлекләр исәпкә алына.
«Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле» дәреслегенең моделе төзелә, уку-методик материаллар сыйфатын бәяләү параметрлары системасы эшләнә. Автор коллективлары өчен дәреслекләрнең структурасы, эчтәлеге, биремнәре һәм жанрларына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләнгән.
Институтның чираттагы фәнни юнәлеше – туган телләр буенча федераль эш программаларын һәм мәктәп дәреслекләрен системалаштыру. Аерым алганда, төбәкләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен истә тотып, туган телләрнең фонетик, грамматик һәм лексик дәрәҗәләрен тасвирлау системасы эшләнә.
Быел бу эш төрки телләр төркеме өчен башкарыла. Туган телләр дәрәҗәсен тасвирлауның методологик нигезләре халыкара сертификация системасына туры китерелеп эшләнәчәк. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча таләпләр билгеләнә, грамматик модель һәм лингводидактик структура сурәтләнә. Укучыларның туган телне белү дәрәҗәсен исәпкә алу нигезе һәм укыту методикалары барлыкка киләчәк.
Шулай ук институт мәктәпләрдә өйрәнеләчәк телләр исемлеген формалаштыру буенча концепция эшләячәк. Россия халыклары телләрен сайлап алу һәм аларны укыту буенча методик тәкъдимнәр әзерләнгән инде, шулай ук белем бирү системасында кулланыла торган телләрнең электрон каталогы төзелгән.
Барлык бу фәнни проектлар федераль эш программаларын һәм мәктәп дәреслекләрен системалаштыру һәм модернизацияләү өчен нигез булачак.
Узган ел бу юнәлештә зур күләмле эш башкарылган. Туган телләр һәм туган әдәбият буенча 40 федераль эш программасы эшләнгән. Россия халыкларының 10 теленнән 54 дәреслек кулъязмасы, шул дәреслекләр буенча укытучылар өчен 13 методик кулланма әзерләнгән.
Моннан тыш, узган еллардагы кулъязмалар нигезендә 10 туган тел буенча 45 дәреслекнең оригинал-макетлары һәм электрон формалары, шулай ук педагоглар өчен 10 методик кулланма әзерләнгән. Быел 34 дәреслекнең электрон формалары оригинал-макетлары, 15 федераль эш программасы проекты эшләнә, 12 дәреслек буенча автор текстлары әзерләнә.
Беренче тапкыр РФ халыклары телләрен кулланып, «Рәсми-эшлекле коммуникация өлкәсендә тәрҗемәче» белгечлеге буенча һөнәри күчермә программасы эшли башлый. Узган ел белем бирүнең этномәдәни эчтәлеге булган 79 терәк оешмадан торган федераль челтәр төзелгән. Якын арада белем бирү оешмалары ассоциациясен булдыру тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев