САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада яшь гаиләләргә музейларга бушлай йөрү өчен бер ай вакыт бирелә

Татарстанда никахларын теркәгән парлар бер ай дәвамында республика музейларына бушлай керә алачак. Яңа проект Татарстан Республикасы Милли музее һәм ЗАГС идарәсе тарафыннан башлап җибәрелә. Бу хакта ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, акция 2026 ел дәвамында гамәлдә булачак. Яшь гаиләләр никахларын теркәгән көннән алып 30 көн эчендә Казандагы 12 музей филиалына һәм республика районнарындагы берничә музейга бушлай керә ала.

Казанда проект кысаларында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Максим Горький, Федор Шаляпин, Евгений Боратынский, Лев Толстой, Владимир Ленин музейлары, шулай ук мемориаль фатирлар һәм музей үзәкләре каралган.

Районнардан Печище, Красновидово һәм Ленино-Кокушкино музейлары да исемлеккә кертелгән.

Бушлай керү өчен паспортта никах тамгасы, никах таныклыгы яки электрон документ күрсәтү җитә.

Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, бу инициатива яшьләрнең Татарстанның мәдәни мирасы белән якыннан танышуына ярдәм итәчәк, шулай ук музейлар гаилә белән ял итү урынына әвереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев