Татарстан эшкуарлары гарантия ярдәме белән 1,8 млрд сум җәлеп иткән
Быелның беренче өч аенда Татарстанның 70 кә якын эшкуары гарантия ярдәменнән файдаланган. Бу сумма – 330 млн сумнан артык. Нәтиҗәдә алар 1,8 млрд сум чамасы заем акчасы җәлеп итә алган, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу ярдәмне эшкуарларга Татарстан икътисад министрлыгы һәм аның карамагындагы Гарантия фонды күрсәткән. Эш «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында башкарыла.
Гарантияләрнең төп өлеше хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшкуарларга туры килә. Алар арасында медицина хезмәтләре, машиналар һәм җиһазларны ремонтлау, җәмәгать туклануы, башка юнәлешләр бар. Шулай ук җитештерү секторы предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә зур күләмдә ярдәм алган.
Гарантия фонды кредитларны, заемнарны, лизинг яки банк гарантияләре алу өчен үз залогы җитмәгән компанияләргә, җаваплылыкны үз өстенә алып, бирә. Бер заем алучы өчен аның максималь күләме – 100 млн сумга кадәр. Әгәр акчалар инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш активларга юнәлтелсә, бәйле компанияләр төркеме өчен бу сумма 120 млн сумга кадәр арта. Башка максатлар өчен лимит – 70 млн сумга кадәр.
Өстенлекле тармаклар эшкуарлары өчен поручительлек өчен түләү күләме поручительлек суммасының елына 1 проценты итеп билгеләнгән. Калган эшкуарлар өчен бу күрсәткеч – 1,5 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев