17 апрель 2026 яңалыклары
-
«Һөнәр буенча иң яхшы»: КФУ МХО ветераннары өчен «Икенче старт» уздырды
Бу атнада Казан федераль университетында «Һөнәр буенча иң яхшы» конкурсының «Икенче старт» номинациясе узды. Анда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар җыелды. Чараны Татарстанның «Россия эше» Кадр үзәге КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырды, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Мәдәни инициативалар Президент фонды яңа грантка гаризалар кабул итә
Гаризалар 30 июньгә кадәр (көннең ахырына кадәр) фондның рәсми сайты аша кабул ителә. Җиңүче проектлар 2027 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлый, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Илсур Һадиуллин районнарга төбәкләр белән элемтәләрне ныгытырга кушты
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда узган «Туган тел» форумында чыгыш ясап, республика районнары белән Россия төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын әйтте. Министр фикеренчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә методик һәм гамәли ярдәм итүдә активрак булырга тиеш, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Тархан» телепроектының ярымфиналлары Татарстан Милли музеенда узды
«Тархан» телепроектының бишенче сезоны төшерелә. Бу юлы төшерү төркеме Татарстан Республикасы Милли музее залларында эшләде. Монда ике ярымфинал уены узды, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәген коручы
«Корстон» үзәгендә узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 800дән артык укытучыга мөрәҗәгать итте. Чарага төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән катнашучылар килгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Җаным рәхәт тапты
Сүзебезне булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, күкрәк сөтен имезеп яшәү көче биргән һәм, иң мөһиме: баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана — Мәмдүдәдән башлыйк.
-
Республикада мартта инфляция 7,08 процентка җиткән
Татарстан Республикасы буенча Милли банк мәгълүматларына караганда, 2026 елның мартында республикада февральгә чагыштырганда 0,79%лык үсем теркәлгән. Еллык инфляция 7,08%ка җиткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округындагы (6,67%) һәм гомумроссия (5,86%) дәрәҗәсеннән югарырак, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республикада язгы чәчү эшләре башланды
Татарстан аграрийлары язгы чәчүгә кереште. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, культуралар 1,7 млн гектардан артык мәйданда утыртылачак. Шуның 818 мең гектарына бөртеклеләр, 684 мең гектарына техник культуралар чәчеләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан Автоинспекциясе яшь питбайкчылар турында мәгълүмат җыя
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре, соңгы вакытта балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең артуын билгеләп үтеп, яшүсмерләрнең мототранспортта йөрүенә каршы көрәшне көчәйтә. Бу максаттан гражданнарга законсыз рәвештә руль артына утыручы яшьләр турында мәгълүмат бирергә тәкъдим ителә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Архивград»та булдылар
Кичә Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында район тарихы белән мавыктыргыч танышу булды.
-
Республикада бераз яңгыр һәм җылы көтелә
Бүген, 17 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көнбатыш районнарда көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.