Бүген, 17 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көнбатыш районнарда көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә искәннән соң, көньяк-көнбатышка күчәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Һаваның максималь температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.
Районда да охшаш һава торышы көтелә.
Нет комментариев