САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада мартта инфляция 7,08 процентка җиткән

Татарстан Республикасы буенча Милли банк мәгълүматларына караганда, 2026 елның мартында республикада февральгә чагыштырганда 0,79%лык үсем теркәлгән. Еллык инфляция 7,08%ка җиткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округындагы (6,67%) һәм гомумроссия (5,86%) дәрәҗәсеннән югарырак, дип яза «Татар-информ» МА.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр иң күп үскән. Азык-төлек булмаган товарлар да кыйбатланган, ә ризыкка бәяләр исә уртача гына арткан.

Сезон факторын исәпкә алмаганда, республикада бәяләрнең үсеше февральдәге дәрәҗәдән бераз югарырак булган. Милли банк моны җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең тупланган чыгымнарын продукциянең соңгы бәясенә күчерү белән аңлата.

Азык-төлек өлкәсендә иң нык күтәрелгән продукт – йомырка. Бу сезонлы ихтыяҗ һәм җитештерүчеләр чыгымнарының артуы белән бәйле. Шулай ук шикәр һәм ашамлык бәяләре дә үскән. Ә менә зәйтүн мае киресенчә, алтынчы ай рәттән арзаная.

Азык-төлек булмаган товарлар арасында полиграфия басмалары (газета-журналлар) һәм компьютерлар кыйбатланган. Шул ук вакытта элемтә чаралары – смартфоннар, смарт-сәгатьләр һәм чыбыксыз телефон өчен гарнитуралар – арзанайган.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә чит ил туризмына, Кара диңгез буендагы курортларда ял итүгә, медицина хезмәтләренә һәм почта элемтәсенә бәяләр күтәрелгән. Регулятор бу үсешне чыгымнарның артуы һәм сезонлы сорау белән аңлата.

Гомумән алганда, Россиядә март аенда еллык инфляция 5,86% тәшкил иткән. Аның тизлеге акрынлап кими бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев