Республикада язгы чәчү эшләре башланды
Татарстан аграрийлары язгы чәчүгә кереште. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, культуралар 1,7 млн гектардан артык мәйданда утыртылачак. Шуның 818 мең гектарына бөртеклеләр, 684 мең гектарына техник культуралар чәчеләчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Хәзерге моментта Лениногорск районында борчак чәчү эшләре башланган. Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә районнарында исә арпа чәчә башлаганнар, дип хәбәр итә ведомство.
Шул ук вакытта көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Уҗымнар планның 29 процентында (142 мең га), күпьеллык үләннәр исә 14 процентында (45 мең га) тукландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев