САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Илсур Һадиуллин районнарга төбәкләр белән элемтәләрне ныгытырга кушты

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда узган «Туган тел» форумында чыгыш ясап, республика районнары белән Россия төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын әйтте. Министр фикеренчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә методик һәм гамәли ярдәм итүдә активрак булырга тиеш, дип яза «Татар-информ» МА.

Бүген инде бу юнәлештә эшләүче районнар бар. Мәсәлән, Чүпрәле районы Чуашстан белән, Апас районы Пенза өлкәсе һәм Ставрополь крае белән, ә Яшел Үзән районы Курган һәм Түбән Новгород өлкәләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Министр сүзләренә караганда, мондый горизонталь бәйләнешләр ике як өчен дә отышлы һәм милли мәгариф системасын ныгыта.

– Татарстан белән хезмәттәшлек итү бурычы министр тарафыннан куелды. Бу хезмәттәшлек ике якка да файдалы һәм үз милли мәгариф системасының ныгуына ярдәм итә. Казан шәһәре монда зур эш башкара. Башка муниципаль берәмлекләрнең дә бу эшкә активрак кушылуын сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин район җитәкчеләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев