Фәрит Мөхәммәтшин: Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәген коручы
«Корстон» үзәгендә узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 800дән артык укытучыга мөрәҗәгать итте. Чарага төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән катнашучылар килгән, дип яза «Татар-информ» МА.
Мөхәммәтшин 175 милләт вәкиле бергә яшәүче республикада телне, динне, гореф-гадәтләрне саклаучы укытучыларга рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды.
– Яшь буында ватанпәрвәрлек, туган җиргә мәхәббәт, тарихка хөрмәт тәрбияләүдә сезнең ролегез бик зур. Туган тел укытучысы – милләтнең киләчәгенә нигез салучы мәгърифәтче, — диде ул. Хәзерге мәгариф системасында яңа технологияләр, ясалма фәһем, инновацион методикалар куллануына да басым ясалды.
Форумда чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин шәхси үрнәге белән дә уртаклашты. 45 яшенә кадәр татар телен белмәүче, урыс авылында үскән депутат буларак, аны сайлаган милләттәшләре каршында татарча сөйләшә алмаган өчен эчке канәгатьсезлек кичерүен әйтте. «Башы киткәнме?» дип көлүчеләргә «Туган телемне өйрәнәм» дип горурлык белән җавап бирүен, татар телен өйрәнү дәвам итүен сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев