Мәдәни инициативалар Президент фонды яңа грантка гаризалар кабул итә
Гаризалар 30 июньгә кадәр (көннең ахырына кадәр) фондның рәсми сайты аша кабул ителә. Җиңүче проектлар 2027 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлый, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Бәйгедә дәүләт булмаган коммерцияле оешмалар, муниципаль структуралар, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук коммерция оешмалары да катнаша ала.
Тематик юнәлешләр – 12. Гариза бирүче үз проектының 17 традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрнең кайсына туры килүен күрсәтергә тиеш.
Фонд генераль директоры Роман Карманов әйтүенчә, бу инде 17 нче грант бәйгесе. Ул илнең мәдәни тормышына йогынты ясый алырлык проектлар авторларын катнашырга чакыра. Фонд патриотчылык, гаилә, Ватанга хезмәт итү кебек кыйммәтләргә нигезләнгән, шулай ук җәмгыять сорауларына җавап бирүче һәм мәгънәләр формалаштыручы инициативаларны хуплавын ассызыклады.
Гаризаларны әзерләү өчен фонд ресурсларында методик тәкъдимнәр (социомәдәни проектлар эшләү һәм бюджет төзү буенча), чек-листлар, белем бирү вебинарлары һәм подкастлар сериясе урнаштырылган. Шулай ук 35 партнерлык проект офисына (Россиянең 34 төбәгендә эшли) мөрәҗәгать итеп, консультация алып була.
15 апрельдә – кампания башланган көнне – Роман Карманов бәйге үзенчәлекләренә багышланган вебинар үткәрә. Трансляцияне фондның рәсми социаль челтәр битләрендә һәм RUTUBE платформасында карарга була.
Мәдәни инициативалар Президент фонды Россия Президенты Владимир Путинның 2021 елның 21 апрелендә Федераль Җыелышка мөрәҗәгатендә әйткән тәкъдиме буенча оештырылган һәм 2021 елның 17 маендагы 287 нче санлы указ нигезендә эшли. Фонд ярдәмендә проектлар илнең 89 төбәгендә дә тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә 11 027 иҗади инициатива грант алган, гомуми суммасы 45,45 млрд сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев