САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Һөнәр буенча иң яхшы»: КФУ МХО ветераннары өчен «Икенче старт» уздырды

Бу атнада Казан федераль университетында «Һөнәр буенча иң яхшы» конкурсының «Икенче старт» номинациясе узды. Анда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар җыелды. Чараны Татарстанның «Россия эше» Кадр үзәге КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә оештырды, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу номинация МХО ветераннарын тыныч тормышка адаптацияләү, аларның һөнәри мөмкинлекләрен ачу һәм яңа карьера юлын төзүгә юнәлдерелгән.

Конкурста Татарстан хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Кадр үзәге директоры Тимур Муллин, КФУ югары мәктәбе оештыру эше бүлеге башлыгы урынбасары Галина Жирнова катнаштылар.

Чарада һөнәрен чын мәгънәсендә гамәлгә ашыручы белгечләр берләште. Катнашучылар үз тәҗрибәләре, белемнәре һәм компетенцияләре белән уртаклаштылар, карьераларының яңа баскычына күтәрелделәр.

Бәйге берничә этаптан торды. Беренчедән, конкурсантлар үзләренең һөнәри юлларын тәкъдим иттеләр, практик күнекмәләре һәм эш алымнары турында сөйләделәр. Аннан соң алар хезмәт саклау һәм кадр үзәкләре белән хезмәттәшлек итү буенча тест бирделәр.

Конкурс мәйданчыгы һөнәри осталыкны бәяләү урыны гына түгел, ә адаптация процессында катнашучыларны хуплау, тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм яңа карьера мөмкинлекләрен эзләү өчен дә мөһим булды.

Нәтиҗәдә жюри конкурсантларның югары дәрәҗәдә әзерләнгәнен билгеләп үтте. Призерлар исемлегенә Владимир Павленков, Әнвәр Мөзәммәтҗанов, Рәсүл Тәспенов һәм Илдар Гаязов керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев