14 май 2026 яңалыклары
-
ТР халкын Урман хуҗалыгы министрының фейк аккаунтыннан сак булырга өндиләр
Татарстан халкын Урман хуҗалыгы министрының фейк аккаунты турында кисәтәләр. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Равил Кузюров исеменнән ялган хәбәрләр таратыла, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманнан Марс белән Мәрьям Шәймөхәммәтовларның бергә яшәүләренә 60 ел булды
Сарман авылында яшәүче Марс Гыйльметдин улы һәм Мәрьям Нургали кызы Шәймөхәммәтовлар май аенда җәүһәр туйларын билгеләп үттеләр.
-
ТР халкына корбан чалу өчен башка төбәкләрдән терлек алып кермәскә киңәш иттеләр
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул республика халкын корбан чалу максатында терлекләрне башка төбәкләрдән алып кермәскә өндәде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Райондашларыбыз Ленар һәм Әлфия Мөхәммәтҗановларны алтын туйлары белән тәбрикләделәр
Бүген Халыкара гаилә көне уңаеннан Үзәк ял паркында узган бәйрәм чарасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларыбыз Ленар һәм Әлфия Мөхәммәтҗановларны алтын туй көннәре белән тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул юбилярларга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Районда Сабантуйга әзерлек буенча киңәшмә узды
Бүген Сарманның Даулы болынында милли бәйрәмебез Сабан туена әзерлек буенча киңәшмә узды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
-
Татарстанда көчле җил фаразлана
Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 15 май көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Искәрмә буенча, җилнең тизлеге куркыныч дәрәҗәгә җитәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Кәүҗияктән Нурбәковлар «Күпбалалы гаилә» таныклыгына ия булды
Гаилә көне уңаеннан район Үзәк ял паркында узган бәйрәмдә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр дә тапшырылды.
-
Татарстанда мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 млрд сум юнәлтелгән
«КазанФорумы» кысаларында мөселман тарихи-мәдәни мирасын саклау турында фикер алышу узды. Анда Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Гущин республикада мәчетләрне торгызу эшләре белән таныштырды, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманда Халыкара гаилә көнен бәйрәм иттеләр
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Үзәк ял паркында «Гаилә – бәхет чишмәсе» дип исемләнгән матур чара оештырылды.
-
Район халкын «Халык инспекторы» кушымтасын активрак кулланырга өндиләр
Күпләр «Халык инспекторы» дигән мобиль кушымта турында ишетеп белеп кенә калмый, ә аны актив куллана да. Бу нәрсә соң? Кушымтаның асылы нәрсәдә?
-
Татарстанда +28 градуска кадәр җылы булачак, бераз яңгыр көтелә
Республикада бүген аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр да төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.