6 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү формалары билгеләнәчәк
ТР Дәүләт Советы депутатлары Ватанны саклау барышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен көйләүче закон проектын парламентка кертте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда «Россиянең югары социаль эффективлыклы оешмасы» бәйгесе старт ала
Республикада ел саен уздырыла торган әлеге Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына әзерлек эшләре башлануы хакында ТР Министрлар Кабинеты карарында әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары «Тынычлык күгәрчене» ясадылар
Быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгы билгеләп үтелә. Җиңү көне ул – күз яшьләре белән искә ала торган бәйрәм.
-
ГТХМ иртәгә төнлә һәм көндез көчле җил турында кисәтә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 6 май кичен, 7 май төнендә һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Казанда 6 май кичен яшен яңгыр да булырга ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда льготалы категория гражданнарга торак өчен 141,5 млн сум юнәлтеләчәк
2026 елда Татарстанда аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча программалар дәвам итәчәк. Республика Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, бу максатларга федераль бюджеттан 141,5 млн сум каралган, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Җирлек башлыгы диван хуҗасын эзли
Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниеваның шәхси битендәге статусында урман буендагы җиһаз рәсемнәре пәйда булды. Шунда ук аңлатма да язган ул.
-
Татарстанда өч бала тууга бирелә торган түләү 100 меңгә арттырылырга мөмкин
Республика Рәисе карары проекты коррупциягә каршы экспертиза үтә. Документта берьюлы өч бала туган гаиләләргә дәүләт ярдәмен шактый арттыру күздә тотыла, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда эссе көн: 28 градус, яшен һәм секундына 15 метрга кадәр җил
Бүген, 6 майда, Татарстанда аномаль җылы, ләкин тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.